Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2016 ел җәе нинди булачак? (фараз)

Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый.

Россиядә, гомумән, быелгы җәй һава температурасы һәм дымлылык буенча төрле төбәктә төрлечә үтәчәк. Әйтик, илнең Ауропа өлешендә явым-төшемнәр норма тирәсендә көтелсә дә, гадәттәгедән корырак та булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Себер федераль округының көньяк-көнчыгышында һәм Ерак көнчыгыш федераль округы көньягында яздан ук янгын чыгу куркынычы саклана.

Әлбәттә, бу ярты ел алдан фаразланган һәм ай саен белгечләр тарафыннан төгәлләштерелә барган мәгълүматлар табигать афәтләрен кисәтү, авыл хуҗалыгы уңышын һәм урманнарны саклау, шулай ук транспорт һәм энергетика тармакларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында беренче чиратта үзәк һәм төбәк хакимиятләре өчен әһәмиятле.

Ихтималлык – 69-72 процент

Гидрометеорологлар Татарстанда май аенда уртача һава температурасы күпьеллык норма – 13 градусны тәшкил итеп, явым-төшем күләме дә уртача күрсәткечләрдән (36 миллиметр) тайпылмаячагын искәртә.

Июньдә дә республика территориясендә һава җылылыгы белән дымлылык алдагы еллардан әлләни аерылмаячак: уртача һава температурасы 16,9 градуска җитәчәк (явым-төшем – 62 миллиметр). Июньдә югары температураларны, нигездә, Урал федераль округының төньяк һәм көнчыгышына, Себер федераль округының көньяк-көнбатыш өлкәләренә, Красноярск краена юрыйлар. Омск, Новосибирск өлкәләрендә, Иркутск, Бурятиядә дымлылык җитешмәячәк, дип кисәтәләр.

Ә менә июль ае быел Татарстанда башка еллардан җылырак булачак дип фаразлана. Июльдә уртача температура 19,1 градус вәгъдә ителә, явым-төшем нормада – 64 миллиметр.

Бөтен ил буенча караганда, июльдә Идел буе федераль округында, Уралның күп өлешендә һәм Себер федераль округының көньяк-көнбатыш һәм үзәк төбәкләрендә уртача температура норма чиген узар, хәтта Төньяк-Көнбатыш федераль округы, Үзәк һәм Көньяк федераль округларында, Кырымда, Красноярск крае һәм Якутиядә корылык хакимлек итәр дип көтелә. Аларда августта да яңгырлар аз явачак.

Татарстанда исә августта һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын – 16,8 градус. Тик җәйнең соңгы ае корырак киләчәк, явым-төшем нормадан азрак булачак (55 миллиметр), дип фаразлый синоптиклар.

Көзнең беренче ае сентябрьдә дә явым-төшем аз булачак (52 миллиметр), һаваның җылылыгы уртача 11 градусны тәшкил итәчәк.

Гидрометеорологлар күпьеллык күзәтүләргә таянып җәйге сезонга төзегән бу фаразларын 69-72 процент ихтималлык белән дөреслеккә туры килүенә басым ясый.  

Мәскәүнең Юрий Левада Аналитик үзәге быел яз үткәргән сораштыруларның нәтиҗәләренә караганда, Россиядә Гидрометеорология үзәге фаразларына ышанучылар бермә-бер арткан: 2013 елдагы 11 процент күрсәткеч 2016 елда (март) 18 процентка җиткән. Гомумән алганда, сораштыруда катнашкан кешеләрнең күпчелеге – 57 проценты – берсүзсез булмаса да, барыбер синоптикларның фаразына колак салуын әйткән. Халыкның биштән бер өлеше – 21 проценты – һава торышы фаразларына ышанмый.

 

http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/10811-2016-el-%D2%97%D3%99e-nindi-bulachak?-faraz.html

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *