Россия Почтасы кемгә ташлама бирә?
Россия Почтасы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, ветераннарга, I һәм II группа инвалидларга 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу һәм тарату буенча хезмәт күрсәтү бәяләреннән 20 процент ташлама бирә. Бу мөмкинлектән файдалану өчен тиешле таныклыкны күрсәтергә кирәк.
Фотосы: interfax.by