Бер ир-ат зиратта асылынган
50 яшьлек ир-ат гомерен әнә шулай өзәргә уйлаган.
Буа районының Бикмуразово авылы янындагы зираттан 100 метр читтәге агачта асылынган ирнең үз-үзенә беренче тапкыр гына кул салуы булмаган. Бу юлы ул мәңгелеккә күзен йомган. Үзеннән соң бернинди дә язу калдырмаган.