Син бәладә ялгыз түгел
Россиядә Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне моннан җиде ел элек 17 майда билгеләп үтелә башлады. Бу көнне яшүсмерләр арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга багышланган төрле чаралар уздырыла, моны башкаручы хезмәтләр арасында тупланган уңай тәҗрибәләр өйрәнелә. Бу -бүгенге вәзгыятьтә кирәкле эш.
Әлеге уңайдан Зәй шәһәренең 3нче мәктәбендә «Ышаныч телефоны минуты» акциясе оештырылды. Акция кысаларында укучыларга Балаларның халыкара ышаныч телефоны көненең нәрсәдән гыйбарәт булуы, ышаныч телефонының нәрсә икәнен, нигә кирәклеге аңлатылды, бердәм ышаныч телефоны номеры әйтелде, номер язылган визиткалар таратылды. Бу уңайдан укучыларның сораулары да булды, визтикаларны алар көндәлекләренә урнаштырды. Малай-кызлар соңыннан ышаныч телефоны турында күмәк җыр да башкардылар.
-Кыен хәлләрдә калу мөмкин, мин хәзер, һичшиксез, ышаныч телефонына шалтыратачакмын - ди III сыйныф укучысы Рамазан Ситдыйков.
Әлеге акция мәктәптә башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучыларын да колачлады.
-Без акциягә кадәр дә бу уңайдан чаралар, сыйныф сәгатьләре уздырдык, ата-аналар җыелышында фикер алыштык - ди мәктәп директоры Валентина Мазуревская.
Ышаныч телефоны ул – балага психологик ярдәм күрсәтү чарасы гына түгел, ә бала хокукын бозучыларны фаш итү системасының элементы да. Балаларның ышаныч телефоны – балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен дә ул.
Акциядә мәгариф идарәсе белгечләре дә катнашты. Нинди генә кыен хәлгә калсалар да, балалар ышаныч телефонына шалтыратырга курыкмасыннар иде: психолог-консультант белән сөйләшүләр аноним рәвештә алып барыла, диләр мәгариф вәкилләре.
Балаларның тайгак юлдан китүенә дә зур киртә ул – ышаныч телефоны.