Лениногорскилыларны Монумент янына бәйрәмгә чакырабыз
22 май көнне 15.00 сәгатьтә “Лениногорскнефть” идарәсе Нефть монументы янына 2 нче социаль-педагогик комплексның традицион бәйрәменә чакыра.
Бәйрәм СПК-2нең – 15 һәм Валентин Шашинның 100 еллыгына багышлап үткәрелә.
Театральләштерелгән күренеш, ел саен үткәрелүче конкурс җиңүчеләренә премияләр тапшыру, Монумент янында яраткан артистларның чыгышы сезне битараф калдырмас. Күпсанлы мәйданчыкларда кулланма-сәнгать күргәзмәсе, халык уеннары һәм уен-көлке, шахмат ярышлары оештырылачак. Нефтьчеләр аллеясында урын алачак аттракционнарда балаларга уйный-шаяру мөмкинлеге булачак. Тамак ялгап алырга теләүчеләр өчен сәүдә нокталары эшләячәк.
Бәйрәм кич белән Никахлашу сарае каршындагы мәйданчыкта дәвам итәчәк, моңа кадәр Лениногорскида чыгыш ясамаган артистлар катнашында концерты булачак.
СПК-2 бәйрәме – ул һәрвакыт онытылмас тәэсирләр һәм тирән кичерешләр диңгезе.
Рәхим итегез