Кырыгалдарның эзенә төшкәннәр
Полиция хезмәткәрләре Казанда яшәүче 64 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул кредит белән бәйле караклык гамәлләре кылуда шикләнелә.
Ул чит паспортка үзенең фотографиясен ябыштырып, ике банктан 80 мең сум күләмендә бурыч алган. Беренче очракта банк акчасы тун сатып алу өчен кирәк булса, икенче юлы аның күзен кыйммәтле телефон кызыктырган.
Тоткарланган ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Әлеге кыйммәтле товарларны сатуын, акчаны үз кирәгенә тотуын әйткән. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.