Лениногорскида "Йолдызлы старт" үтте (фотолар)
16 майда шәһәребезнең мәдәният сараенда "Звёздный старт" дип аталган отчёт концерты узды.
Элеге чарада "Барби" вокал ансамбле, "Желание летать" хореография коллективы һәм "Конферанс" студиясе үзләренең ел буе әзерләгән иң яраткан, иң яхшы чыгышларын тамашачыларга күрсәтте.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөрнара Зарипова, Мәдәният сарае директор урынбасары Надежда Спичкина концертта катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр, чыгарылышларга Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырдылар.