Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Күршеләр күршеләренең корты чагудан зарлана. Нишләргә?

Яз җитү белән авылларда яшәүчеләрдән янәдән зарланулар керә башлады. 

«Күршеләребез умарта тота, һич кенә дә ни бакчага, ни ишегалдына чыга алмыйбыз, балаларның гомере өйдә уза – корт чага. Сүзгә дә кереп беттек инде. Шәхси каралты-кураларында умарта асраучыларга карата бернинди дә таләп юкмени ул? Булса, шул хакта языгыз әле», - дип мөрәҗәгать итә алар безгә дә.

Умартачыларның халык белән низагка керүе ят күренеш түгел. Халык зарын аңларга була. Бал корты агуы һәрвакытта да файдалы түгел, кайберәүләрне ул аяктан да ега. Корт чагу аркасында якты дөнья белән хушлашу очраклары да бар. Аллергиядән җәфаланучылар өчен аеруча курыныч тудыра ул. Шул ук вакытта авыл кешеләренең үз-үзен эш белән тәэмин итүе мактауга лаек. Димәк, күрешләр белән алтын урталык табарга кирәк.  

Умартачыларга таләпләр бар икән, ә менә федераль закон кабул ителмәгән.  «Умартачылар турында»гы канун проектта гына калган. Россельхознадзор идарәсенең Әлмәт зонасы дәүләт инспекторы Эвелина Хәйруллина җавабыннан аңлашылганча, норматив-хокукый документ умарта тоту кагыйдәләрен билгели. Кешеләрне куркынычсызлык белән тәэмин итү  максатыннан умарта өйләрен күршеләр чигеннән кимендә ун метр читтәрәк урнаштырырга тиешләр. Ике арада биеклеге ике метрдан да ким булмаган тоташ койма яки куе куаклык булу зарур. Койма белән әйләндереп алынмаган очракта  умарталыкны күрше участогыннан ниндидер бина, корылма аерып торырга тиеш.

– Умарталарның ветеринария-санитар паспорты булу да сорала. Ә менә умарталар саны чикләнми, аларны әйләнә-тирәгә зыян салмаслык һәм башкаларның мәнәфгатьләрен, хокукларын бозмаслык итеп урнаштыру кирәк, – диде дәүләт инспекторы. – Закончалыклы акт таләпләрен саклаудан тыш умартачыларга күршеләре белән дус яшәргә тырышырга, умарта кортларының аларның яшелчә-җимеш агачларына файда китерүен аңлатырга, бал аертканннан соң сыйларга, бергәләшеп күңелле итеп чәй эчәргә киңәш итәр идем. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *