Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәт укучыларына 50 мең сум тапшыралар [+ФОТОЛАР]

Бу уйдырма түгел, ә чынбарлык. 50 мең сумны теләсә кем ала ала.

Әмма аның өчен «Шелест Венчурз» – микровенчурлы фонд җитәкчеләрен үзеңнең стартап белән шаккаттырырга кирәк.

Шушы көннәрдә Әлмәткә республиканың иң яшь эшмәкәре Денис Шелестов килеп, укучылар белән очрашты һәм дөньяда беренчеләрдән булып мәктәп укучылары стартапларын инвестицияләүче фонд -  “Шелест Венчурз”ның старт алуы турында хәбәр итте.

Шелест Венчурз – микровенчурлы фонд, аның күләме 1 миллион сум. Мәктәп укучыларының проектларын инвестицияләү өчен булдырылган бу фондка нигез салучы Денис Шелестов һәм ИТ-эшмәкәр, бизнес-ангел, инновациянең яшь лидерлары берлеге президенты  Рамил Ибраһимов. Алар шушы көннәрдә Әлмәтнең 10 нчы мәктәбендә технологик бизнес проектларын тәкъдим иткән мәктәп укучыларына «Код Альметьевска» мәгариф проекты кысаларында программалык нигезләрен уздырды.

Инде финалга узган 50 дән артык проект арасыннан бүген үк бөтен илгә тәкъдим итеп, беренче керем алырлык дәрәҗәдә уңышлы булганнары да бар. «ВПИ-ска.рф»  - актив ял итүне үз итүчеләр өчен булдырылган мобиль кушымта. Аны 25 нче мәктәптән өч укучы  булдырган. Һәм  «Шелест Венчурз» микровенчурлы фондыннан беренче 50 мең сум инвестиция дә (бер проект инвестиция күләме шуның кадәр) нәкъ менә шушы стартапны үстерүгә бүленеп бирелде.

Уңышлы проектлар буенча инде Әлмәт мәктәпләре рейтингы да төзелгән. Интернетны су урынына эчеп, программалый белүчеләр иң күбе 16 нчы мәктәптә, лицей-интернатта һәм 2 нче лицейда. Мәктәп стартаплары буенча тулырак мәгълүматны «Шелест. Венчурз.рф», «Дай 5. рф» һәм «Кодальметьевска.рф» сайтлары аша белеп була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *