Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары медиарейтингында өченче урында тора
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Медиалогия" ресурсы версиясе буенча губернаторларның апрель медиарейтингында өченче урында тора.
Мәскәү мэры Сергей Собянин - беренче, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров - икенче урынны били. Апрель аенда массакүләм мәгълүмат чаралары Рөстәм Миңнехановның Чехиягә эш сәфәре кылуы турында хәбәр итте. Анда Татарстан һәм Көньяк Маравия крае кебек икътисади үсеш кичергән төбәкләрнең хезмәттәшлеге Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасының эшлекле мөнәсәбәтләрен ныгытуга булышуы хәбәр ителде. Татарстан Президенты анда Европа татарлары Альянсының киңәйтелгән утырышында да катнашты.