Флорид Әгъзамов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды
Бүген Казанның Чистай урамы 4 нче йорт адресы буенча Флорид Әгъзамов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Танылган галим һәм мөгаллим шул йортта гомер итте.
Чараның бүген уздырылуы очраклы түгел: 19 майда Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә. Ә Казан дәүләт университеты журналистика факультетының беренче деканы, журналист, галим, мөгаллим Флорид Әгъзамов гомерен шул тармак үсешенә багышлаган шәхес.
Истәлек тактасы ачу тантанасында Флорид Әгъзамовның якыннары, туганнары, ул белем биргән элеккеге студентлар, матбугат чаралары җитәкчеләре һәм рәсми затлар да катнашты.