Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алдырдыңмы? Тапшыр!

Мин юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 4 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән идем. Әмма праваны ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга онытканмын. Срок тулгач, машина йөртү хокукымны торгызуларын сорап баргач, ”Сез таныклыгыгызны вакытында тапшырмагансыз, шуңа да мәхрүм итү срогы тагын 4 айга озайтыла”, - диделәр. Бу карар законлымы? Мин 4 ай буе машина руле янына якын да бармадым ләбаса.

И. Шакирҗанов”.

Газета укучыбызның әлеге соравына район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Айрат Сафиуллин җавап бирә:

Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән автомобильче суд карары үз көченә кергәннән соң 3 эш көне дәвамында таныклыгын яшәү урынындагы ЮХИДИ бүлегенә тапшырыга тиеш. Таныклык мәхрүм итү срогы чыкканчы шунда саклана. Әгәр автомобильче таныклыгын тапшырудан баш тартса, мәхрүм итү срогын исәпләү туктатыла. Ул гражданин таныклыгын тапшырган, яки аны югалтуы турында гариза биргән көннән исәпләнә башлый. Бер ай соңарып тапшырсаң, срок нәкъ бер айга озайтыла.

Әгәр инде гражданин таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә иткәндә тоткарланса, тагын административ җәзага тартыла. Бу очракта аңа 30 мең сум штраф түләү, яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну, яки 100 дән алып 200 сәгатькә кадәр мәҗбури эшләргә тартылу яный. Ә ул идарә иткән транспорт чарасы штраф тукталышына урнаштырыла.

Мәхрүм ителү срогы тулгач, таныклык автосөючегә юл йөрү кагыйдәләре буенча белемен тикшергәннән соң гына бирелә. Әгәр автомобильче таныклыгыннан руль артына исерек хәлдә утырганы (медицина тикшерүеннән баш тартканы, авариядән соң алкоголь кулланганы) өчен мәхрүм ителгән булса, аңа транспорт чарасы белән идарә итүгә чикләүләр булмаганлыгы турында медицина белешмәсе дә алып килергә туры киләчәк.

Ә иң хәерлесе юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүең, таныклыгыңны алдырмавың инде.

Фотосы: zt16.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *