Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дөньяның иң өлкән кешесе Тәнзилә апага 120 яшь

Әстерхан өлкәсендә яшәүче 120 яшьлек Тәнзилә Бисәмбәева – дөньяның иң өлкән кешесе. Гомер озынлыгы буенча ул Россия Гиннесс рекордлар китабына кергән. Интернет чыганаклары мәгълүматлары буенча, Тәнзилә әби татар. Аның өч улы, ун оныгы, 24 оныкчыгы, оныкчыкларының ике баласы бар. Әби Әстерханның Исламгазы бистәсендә яши.

 

Тәнзилә Бисәмбәева 14 март көнне сигез балалы ишле гаиләдә туа. Гомере буе колхозда тир түгә. Ире сугыштан кайтмый. Уртак уллары да озак яшәми, бакыйлыкка күчә. Бөтен илгә килгән афәт – Бөек Ватан сугышы вакытында Тәнзилә әби чордашлары кебек кышкы салкыннарда ялан кул окоп казый, дөягә салып, телеграф баганаларын да ташый.

Сугыш беткәндә, хатынга инде 49 яшь була. Пешкән алма кебек тупылдап торган япь-яшь кызларга да ир булмаган чорда, Тәнзилә гаилә, балалар турында хыялланмый да инде. Ә тормыш үзенекен итә: инде пенсия кенәгәсе ачар вакыт җиткәндә, 60 яшьлек бер казах кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Тәнзилә 53 яшендә беренче уртак балаларын таба, бер елдан — тагын берсен, 57 яшендә өченче тапкыр әни була. Уллары хәзер үзләре дә пенсиядә, йортлары әниләре өеннән ерак түгел генә урнашкан. Ә Тәнзилә әби, үзе татар һәм казах кануннары буенча, төпчек улында яши.
Әби өч улын да белемгә ом­тылучан, кызыксынучан булып үстерергә тырышкан. Үзе русча бер кәлимә сүз белмәсә дә, балаларын, ничек булса да, бу телне өйрәнегез, дип үгетләгән.
 
Шунысы кызык, әби йөз яшенә кадәр үз гомерендә бер тапкыр да табибка мөрәҗәгать итмәгән, балаларын да өйдә генә тапкан. Бары 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткәч кенә, начар күрә башладым дип, күзенә операция ясаткан.
Әби инде урамга чыкмаса да, өй тирәсендә иркенләп йөри, үзен үзе карый ала. Татар җырларын башкарырга да ярата икән. Оныклары аны тылсымчы дип уйлый, ә уллары һаман да әнисенең мәхәббәте, кочаклап сөюе теләсә нинди авырудан коткара икәненә ышана. Әниләренең озак яшәү серләрен уллары аның яхшы күңелле, тормышка позитив карашта булуында күрә.
Әби бары тик натураль про­дуктлар гына ашый икән.
 
Әстерхан өлкәсендә 71 кеше йөз яшь чигенә җитсә, Татарстанда андыйлар саны – 189.
Тәнзилә әби – дөньяда икенче иң озак яшәүче кеше. Аңа кадәр дөнья рекордын француз хатыны Жанна Луиза Кальман куйган. Ул 122 ел да 164 көн яшәгән. Бүгенге көндә иң озын гомерле ир-ат исә Израильдә яши. Аңа – 112 яшь
 
Чыганак:Шәһри Казан
№ --- | 19.05.2016.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *