Россия беренчелегендә Әлмәт егете алтын медаль яулады
20-21 майда «Юбилейный» Спорт сараенда грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге булып узды.
Ярышларда Россиянең 22 төбәгеннән 155 спортчы көч сынашты. СДЮСШОРда шөгыльләнүче 11 яшүсмер Әлмәт данын яклап чыгыш ясады. Нәтиҗәдә 80 кг авырлык категориясендә Рәсүл Мамаев (тренеры Борис Юльтимиров) алтын медаль яулады.