«Каравон» дусларын җыя
29 майда Лаеш районының Никольское авылында 24 нче тапкыр «Каравон» рус фольклор фестивале узачак.
Моннан унөч ел элек республика статусы алган фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 30 дан артык фольклор ансамбль катнашачак, шул исәптән Әлмәт ансамбльләре дә бәйрәмдә чыгыш ясаячак. Яшьләр бистәсенең «Русские узоры», Кичүнең «Рябинушка» вокал ансамбльләре, балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгенең «Купава» халык җырлары студиясе фестивальгә чакырулы. Шулай ук бәйрәмгә Мәскәүдән «Беренче канал»ның «Играй, гармонь!» тапшыруы җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Анастасия Заволокина һәм танылган җырчы Надежда Бабкинаны көтәләр.