Нефтьчеләр җәйге лагерьларга юллама бирде
Нефтьчеләр күркәм традиция буенча быел да ата-аналары бюджет өлкәсендә хезмәт куйган балаларга зур бүләк ясады – «Татнефть» компаниясенең савыктыру лагерьларына юллама бирде.
Эшлекле киңәшмәдә 38 456 сумга исәпләнгән сертификатны район башлыгы Айрат Хәйруллинга «Әлмәтнефть» идарәсенең гомум мәсьәләләр буенча начальник урынбасары Александр Верия тапшырды. Аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр лагерьларга беренче чиратта кабул ителәчәк.