Алла Пугачева белән Филипп Киркоров Татарстанда
Алла Пугачева белән Филипп Киркоров – Чаллыда.
Билгеле, бу россия йолдызларының үзләре түгел, ә нибары кеше буендагы курчак маскалары. Шәһәребездә аларны киеп төрле бәйрәм чараларына барып акча эшләп йөриләр. “Йолдызлар” хәтта парлап җыр да яздырганнар, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.