Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чәйләр

Аппетитны ача торган чәй ясау өчен үзара тигез күләм­дә әрем үләне, кызылчатыр, аир тамыры, тузганак тамыры, вахта яфраклары, әнеч җимеше кирәк. Шушы катнашманы бер стакан кайнар суга 1 кашык күләмендә салып, 20 минут төнәтергә һәм сөзәргә. Ашар алдыннан 15 — 20 минут кала 1 кашык эчәргә.
 
Витаминлы чәй үзара тигез өлешләрдәге гөләп, миләш, нарат җиләге, кура җиләге, карлыган һәм шул ук җиләк­ләрнең яфракларыннан ясала. 1 — 2 кашык катнашманы 2 стакан кайнаган суда пешерергә, 10 минут тагын кайнатырга һәм өсте капланган савытта 4 сәгать төнәтергә, салкынча, караңгы урында суытырга, марля аша сөзеп, тәменә карап шикәр салып, көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә.
 
Поливитаминлы чәй, ягъни витаминнарга бай чәй гөләп яфрагы һәм җимеше, сырганак, карлыган, кура җиләге, кара бөрлегән, кызыл бөрлегән, крыжовник, кара нарат җиләге, чия, төче чия, чабыр үләне, мәтрүшкә, сары мәт­рүшкә, күкебаш, бака яфрагы катнашмасыннан әзерләнә. Моның өчен 1 кашык катнашмага 2 — 3 кашык кипкән җиләк-җимеш кушып, 1 литр суда чәй кебек пешерергә кирәк.
 
Тынычландыра торган чәй чабыр үләне, аю баланы, әрем, әспе, мәтрүшкә, кызыл дүләнә, туран уты (укроп), колмак, дарулы мелисса, кандала үләне, бөтнек, күкчәчәк, ромашка катнашмасыннан ясала. Хуш исле булсын өчен гөлҗимеш һәм башка җиләкләр өстәргә мөмкин.
 
Сары мәтрүшкәле чәй бальзамы әзерләү өчен ярты ста­кан вакланган сары мәтрүшкә, 1 стакан чабыр үләне, 2 стакан мәтрүшкә һәм стаканның өчтән бер өлеше хәтле бөтнек катнашмасын чәй кебек пешерәләр. Бальзам тынычландыру үзлегенә ия. Тиз ярсучан, кызу холыклы кешеләргә көннең
икенче яртысында эчәргә кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә эчәргә киңәш ителми.
 
Сидек кууны көчәйтә торган чәйне айга берничә тапкыр, гадәттә ял көннәрендә эчәргә киңәш ителә. Бу эчемлекне әзерләү өчен 2 балкашыгы наратбаш үләне һәм 1 әр бал­кашыгы эт тигәнәге белән кычыткан яфрагы катнашмасын, 2 стакан кайнар суда пешереп, 2 сәгать төнәтәләр һәм сөзә­ләр. Көннең беренче яртысында 2 — 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
 
Үт суын куа торган чәй (үт куыгында таш булганда).
3 өлеш әнеч чәчәге, 2 өлеш рәваҗ тамыры, 5 өлеш меңъ­яфрак үләне катнашмасын, 1 кашык күләмендә алып, 1 ста­кан кайнар суда пешерәләр. Суыткан төнәтмәне, марля аша сөзеп, кич белән эчәләр.
Бавыр һәм үт куыгы ялкынсынганда эчә торган чәй. 3 өлеш әнеч чәчәге, 2 шәр өлеш меңъяфрак, әрем, бөтнек, бадьян орлыгы һәм 1 өлеш кориандра катнашмасын, ике стакан салкын суга салып, 8 — 12 сәгать тондыралар. Мар­ля аша сөзеп, көнгә 4 тапкыр, ашарга 15 — 20 минут кала ярты стакан эчәләр.
 
Эч киткәндә эчә торган чәй 3 өлеш шомырт, 2 шәр өлеш чия һәм кизил, 1 әр өлеш кыргый кырлыган тамыры, әнеч чәчәге, әнеч җимеше һәм 3 өлеш шалфей яфрагы кушып ясала. 2 аш кашыгы катнашмага 2 стакан кайнар су салып пешерәләр, 10 минут кайнаткач, марля аша сөзеп, көнгә 3-4  тапкыр, ашарга      15 минут калганда яртышар стакан эчәләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *