Зәйлеләр Самара Сабантуена китте
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә Зәй делегациясе Самара Сабантуена китте. Күп еллар Татарстан Республикасы Президенты миссиясен үтәп, биредә Сабантуен уздыруга зәйлеләр үз өлеш кертә. 120 мең татар яши торган әлеге төбәктә Сабантуе 25 ел уздырыла, һәм халыкның көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәм чараларында безнең районның үзешчәннәр, спортчылар, төрле һөнәр ияләре катнаша.