БДИның беренче көнендә Зәйдән 29 укучы сынау уза
Бүген 27 майда унберенчене тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары старт алды. Укучылар үзләре сайлаган география һәм рус әдәбияты фәннәре буенча имтиханнар тапшыра. География буенча БДИны Татарстанда 164 кеше тапшырырга теләк белдергән, шуларның 11е - Зәйле. Ә әдәбият буенча БДИны республикада 945 укучы тапшыра, алар арасында 18 укучы безнеке. БДИны уздыру өчен республикада 17 имтихан үткәрү пункты эшли. География һәм әдәбияттан имтиханны сайлаучылар аз булу сәбәпле, безнекеләр Әлмәткә махсус имтихан тапшыру пунктына китте. Анда онлайн-видеокүзәтү системалары урнаштырылган, дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.
Әдәбият буенча расланган минималь балл - 32, ә географиядән - 37 балл. Имтиханнарның нәтиҗәсе 8 июньдә мәгълүм булачак. Укучылар күпме балл җыюларын БДИ порталында һәм төбәк мәгариф идарәсе органнары сайтларында шәхси кабинетлар аша белә ала.