Лениногорскида велосипедта узышачаклар
28 майда шәһәребездә “Велокөн -2016” ярышы узачак.
Старт үзәк мәйданда 14.00 сәгатьтә бирелә, финиш – “Яшьлек” стадионы янындагы паркта. Узыш барышында “Велогаилә”, “Велофрик”, “Иң яшь һәм иң өлкән катнашучы” номинациясе буенча җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Шул ук паркта 16.00 сәгатьтә «Dirty cross» һәм триал буенча ярыш уза . Ундүрт яшьтән өлкән һәркем катнаша ала.