Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Быелгы Ринат Фәрдиев исемендәге премия иясе - Дарья Лопатина

Бүген “Энергетик” мәдәният сарае каршындагы мәйданда уку елын аеруча уңышлы тәмамлаган балаларны тәбрикләү тантанасы үтте. Быел Бөтенроссия фән оимпиадаларының төбәк турында, республикакүләм бәйгеләрендә Зәй укучылары 18 призлы урын алуга иреште. Район башлыгы Разиф Кәримов, уку алдынгыларына, педагогларга Бөтенроссия фән олимпиадаларында район данын югары дәрәҗәдә яклаулары өчен рәхмәт белдерде. Традицион төстә ел саен районыбызда бирелүче, Ринат Фәрдиев исемендәге махсус премиягә сертификатны шәһәрнең 7нче мәктәбе 9нчы сыйныф укучысы Дарья Лопатинага тапшырды. Дарья инде соңгы елларда технология буенча Бөтенроссия олимпиадаларында даими төстә призлы урыннар яулап килә, күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче кыз яшьтәшләренә һәряктан үрнәк.

Шулай ук, район башлыгының “Талантлы укытучы-талантлы укучы” дип исемләнгән Грантына лаек булучылар да махсус сертификатлар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар арасыннан быел унберенчене тәмамлаучылар: Дарья Лопатина, укытучысы Ольга Антонова, экология буенча призер Анастасия Карпова ( 1нче мәктәп) һәм укытучысы Татьяна Арифулина, рус әдәбияты буенча призер Ксения Сурова ( 2нче мәктәп) һәм укытучысы Валентина Кузнецова, биология буенча призер Владимир Гаранин ( 4нче мәктәп) һәм укытучысы Валентина Потупчик Валентина, дөнья мәдәнияты буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы призеры Константин Җәлилов ( 6нчы мәктәп) һәм укытучысы Энзилә Нигъмәтҗанова, физик культура буенча призер Юлия Белышева ( Сәвәләй мәктәбе) һәм укытучысы Рәзидә Белышева.

Түбәнрәк сыйныфларда укучы фән олимпиадаларында уңышлары булганнар да махсус Грантка ия. Алар район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов кулыннан сертификатлар, Рәхмәт хатлары алды. Кирилл Герасимов (1 нче мәктәп, 7 сыйныф) – физик культура буенча олимпиада призёры, укытучысы Светлана Уразайкина ; Наталья Козлова (2нче мәктәп, 5сыйныф) – математика буенча олимпиада призеры, укытучысы Алсу Юнысова; Гөлнара Арсланова ( 2нче мәктәп, 9 сыйныф) – геология һәм татар теле буенча призер, укытучысы Дилбәр Сәитова һәм Светлана Гафурова; Ләйсән Нәбиуллина ( 6нчы мәктәп, 6 сыйныф) – татар теле буенча призер, укытучысы Зиләрә Данилова; Алсу Ибраһимова ( 7нче мәктәп, 10 сыйныф) – татар теле буенча призер, укытучысы Әлфия Петрова; Зоя Кондратьева Зоя ( 7нче мәктәп, 10 сыйныф) – татар әдәбияты буенча призер, укытучысы Әлфия Петрова; Вероника Алькина ( 7нче мәктәп, 10 сыйныф) – татар теле буенча призер, укытучысы Әлфия Петрова; Динара Сәлимгәрәева ( татар гимназиясе, 9 сыйныф) – рус әдәбияты буенча призер, укытучысы Римма Әхмәтвәлиева; Альбина Галиева ( татар гимназиясе, 9 сыйныф) – рус теле буенча призер, укытучысы Римма Әхмәтвәлиева; Әдилә Гыйбадуллина ( Югары Мәлем мәктәбе, 11 сыйныф) – татар әдәбияты олимпиадасы призеры, укытучсы Роза Гыйбадуллина; Айсылу Шакирова ( Югары Пәнәче мәктәбе, 9нчы сыйныф) – татар әдәбияты буенча призер, укытучысы Илһамия Гарифуллина.

Тантанада фән олимпиадаларында укучылар иң күп призлы урыннар алган мәктәп тә рейтинг буенча билгеләнде. Бу уңайдан 2нче мәктәп директоры Тамара Биккининага нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен Мактау грамотасы тапшырылды. Мәктәп укучылары кече академиясенең бертөркем педагоглары тәбрикләнде. Алар Валентина Кузнецова, Валентина Потупчик, Лариса Дмитриева, Энзилә Нигъмәтҗанова, Елена Сосенкова, Ольга Антонова, Әлфия Петрова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *