“Без - бергә” фестивалендә Зәй укучылары актив катнаша
Казанда 1-2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без -бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале уза. Фестивальдә быел – 1,5 мең чамасы бала катнаша. Алар арасында безнең районнан сигез шәһәр мәктәбеннән һәм Югары Мәлем, Түбән Биш, Кадер, Югары Шепкә, Сәвәләй, Бигеш, Чыбыклы, Бохарай, Якты Күл, Яңа Спас, Аксар, Югары Пәнәче, Ал. Бистәсе, Сарсаз - Баграж авыллары мәктәпләреннән укучылар һәм политехник колледж, балалар иҗат йортында шөгыльләнүчеләр дә бар. Күргәзмә павильонында 1 июнь көнне “Азаль” вокал-хореография һәм “Легенда” бию ансамбльләре, “Непара” конферанс төркеме чыгыш ясады. Фестиваль кысаларында төрле юнәлешләрдә балалар иҗаты күргәзмәсе, шулай ук укучыларның фәнни-техник иҗатка, халык сәнгате иҗаты, декоратив-гамәли сәнгатькә кызыксынуларын арттыра торган чаралар һ.б. үткәрелә.
Республика фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима билгеләп үткәнчә, Татарстанда 13 процентка якын бала техник иҗат белән мәшгуль, бу - Россиядә иң зур күрсәткечләрнең берсе. Ул шулай ук әлеге юнәлештә аеруча актив эшчәнлек алып баручы Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре белән беррәттән , Зәй районын да атады.