Зәйдә бәләкәчләр спорт фестивале үтте
Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән тупланган командалар арасында “ Хәрәкәттә – матурлык, сәламәтлек - балачактан!” дип исемләнгән спорт фестивале үтте. Кече яшьтән үк балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тартуны максат итеп куйган фестиваль районыбызда популярлашып өлгерде. Балаларга көч биреп торырга паркка аларның әти-әниләре, туганнары да күпләп җыелды. Төрле эстафета ярышлары нәтиҗәсе буенча “Урман әкияте” – беренче, “ Кояшкай” – икенче, “Уймак кыз” өченче урынны алды.