«Эдельвейс» яшүсмерләр клубы мөдире Татьяна Жирнова #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә кушылды
“ТАТМЕДИА” медиахолдингы игълан иткән әлеге акциядә катнашучылар саны көннән-көн арта.
– Әлмәт, район, республика яңалыкларыннан һәрчак хәбәрдар булу кирәк. Шуңа күрә мин әлеге акциядән читтә кала алмыйм. Дусларыма, танышларыма да тәкъдим итәчәкмен, – диде Татьяна Жирнова.
Акция кысаларында әлмәтлеләр быелның икенче яртыеллыгына якыннарын, әти-әниләрен яздырып, аларга бүләк ясый ала. “Әлмәт таңнары” газетасына барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә, С. Сөләйманова исемендәге китапханәдә, ТРның Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга була. Безнең газета белән ясалган фотоларыгызны #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей хештеглары белән социаль челтәргә урнаштыру хуплана.