Зәйдә 156 укучы математика буенча база дәрәҗәсе имтиханын тапшырды
Бүген республикада 10 905 укучы математика буенча база дәрәҗәсе имтиханын тапшырды. Зәйдә исә 156 укучы шәһәрнең 6нчы мәктәбендә математикадан БДИ эшләде. Татарстанда имтихан уздыру өчен 75 пункт эше оештырылган, алар һәммәсе дә онлайн режимда видеокүзәтү һәм металл эзләү рамалары белән җиһазландырылган.
Искәртеп үтәбез: 2015 елдан башлап, математика буенча имтихан база һәм профиль дәрәҗәләргә бүлеп кабул ителә. Аттестат алу өчен чыгарылыш классларга база дәрәҗә математикадан 5 баллдан кимендә 3 балл алу кирәк була, бу баллар исә вузга керү өчен, анда кабул итү имтиханнары арасында математика булмаганда, җитәрлек санала. Профильле югары уку йортына керү өчен профиль дәрәҗә математика буенча БДИ тапшырган балларның кимендә 27 булуы шарт. Бу фәннән профиль дәрәҗә БДИ 6 июньдә була.