Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Франкфурттан Казанга турыдан-туры авиарейс Россия-Германия хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачачак

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Bosch» иминлек системалары» компаниясе башкарма вице-президенты Роберт Мулац җитәкчелегендәге «Bosch» немец компаниясе делегациясе белән очрашты.
Очрашу барышында Роберт Мулац «Аэрофлот» авиакомпаниясе тарафыннан 17 июньдә Казан – Франкфурт – Казан маршруты буенча турыдан-туры даими рейслар ачылуга шат булуын белдерде һәм, бу Россия-Германия хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, диде. «Bosch» немец компаниясе делегациясе Казанга бүген иртән-иртүк килде һәм Мәскәүдә күчеп утыруны көтәргә мәҗбүр булган.  
 
«Bosch» иминлек системалары» компаниясе бөтен дөньяда мәгълүмат  иминлеге өлкәсендә инновацион хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итә. Аңа 1985 елда коммуникацион хезмәт күрсәтүләрне мониторинглау һәм тәкъдим итү үзәге буларак нигез салынган. Компаниянең штаб-квартирасы Франкфурт-на-Майне (ФРГ) шәһәрендә урнашкан.
 
Очрашу вакытында Илдар Халиков Германия Федератив Республикасы белән тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләде һәм, хәзер Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденда эш сәфәрендә, дип белдерде. Аннары ул кунакларга «Bosch» компаниясе өчен Татарстан Республикасындагы  «Иннополис» МИЗ, «Алабуга» МИЗ һәм «Мастер» КИП мәйданчыкларында һәм башкаларда инвестицион мөмкинлекләрне тәкъдир итте.
 
2015 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы белән Германия  Федератив Республикасы арасында товар әйләнеше 1,2 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. Тышкы сәүдә әйләнешендә экспорт һәм импорт гамәлләр өлеше тиешенчә 54,2 һәм 45,8 процент булган. Сәяси катлаулыкларга карамастан, Татарстан белән 90нан артык немец компаниясе хезмәттәшлеген дәвам итә.
 
Татарстан Хөкүмәте башлыгы, тора-бара яклар арасындагы тышкы икътисадый мөнәсәбәтләр элеккеге дәрәҗәсенә кайтыр һәм югарырак күрсәткечләргә дә ирешү мөмкин булыр, дип өмет белдерде.    
 
 
ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *