Сулыкларда сак булыйк
Менә җәй дә җитте, коену сезоны ачылды, билгеле булганча, безнең район мул сулы. Зәй елга буена урнашкан. Моннан тыш, елга-күлләр күп, буа-плотина да бар. Көннәр эссе торуга, халык сулыкларга ашыга. Ярамаган урыннарда су коенудан, балык тотудан тыелырга кирәк.
-Таныш булмаган, коенырга ярамаган билгеләр куелган урыннарда суга керү тыела, гомумән, сулыклар янында ял иткәндә аеруча сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Исерек хәлдә балык тоту, шулай ук су коену аяныч хәлләргә китерергә мөмкин, - ди кече күләмле судноларны теркәү инспекциясе инспекторы Валентин Атласов.
Җирлек башлыклары да үз территорияләрендәге санкцияләнмәгән коену урыннарына кичекмәстән билгеләр урнаштырырга бурычлы. Ата-аналар җәен аеруча балаларны игътибар үзәгендә тотарга тиеш. Аларның өлкәннәрдән башка елга-күлләр янына баруына, су коенуларына һич кенә дә юл куярга ярамый. Көймә, катер, гидроцикллар белән кешеләр күпләп су коена торган урыннарга керү катгый тыела.
ГРЭС янындагы су коену урыны җәйге чорга әзер. Анда 20 машина ком таратылган, су асты акваториясе чүп-чардан чистартылган. Шәһәр башкарма комитеты үтенече буенча чишенү-киенү, кояштан саклану урыннары тәртипкә китерелгән, яңартылган. Су составы тикшерелгән, су химик күрсәткечләр буенча нормадан аз гына калыша, ди белгечләр.