Һава шарлары ярдәмендә банкоматны шартлатканнар
Берәү банкоматны үзенчәлекле юл белән шартлаткан.
Уфадагы “Открытие” банкының банкоматын “чистарту” өчен ул зур һава шарларында алып килгән газны кулланган. Хәзерге вакытта урында тикшерү-оператив төркеме эшли. Җинаятьчене эзлиләр.