Мария Шарапова: "Азакка кадәр көрәшәчәкмен..."
Теннисчы Мария Шарапова мельдоний куллану аркасында ике елга ярышлардан читләштерелде.
Лондонда Халыкара теннис федерациясе (ИТФ) штаб-фатирында Россия теннисчысы Мария Шарапова эше буенча карар чыгарылды. Допингка каршы комиссия карары нигезендә 29 яшьлек теннисчы ике ел дәвамында рәсми ярышларда катнашмаячак. Шулай итеп ул быел Рио-де-Жанейрода узачак Уеннарда катнаша алмый.
– ИТФ трибуналы бертавыштан минем әлеге гамәлемне белми эшләвем турында карар чыгарды, – ди Мария Шарапова. – Мин үзем гадел дип санаган әйбер һәм тизрәк кортка әйләнеп кайту өчен азакка кадәр көрәшәчәкмен.