Беренче БДИ нәтиҗәләре билгеле
Беренче бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле булды. 19 татарстанлы рус әдәбияты буенча минималь 32 баллны җыя алмаган, дип яза “татар-информ” агентлыгы. Безнең районнан исә рус әдәбияты буенча БДИны быел 13 укучы тапшырган иде, алар барысы да минималь баллны җыйган. Ә географиядән 10 укучының берсе минималь баллны 37 җыя алмаган. Чираттагы нәтиҗәләр рус теленнән 14 июньдә билгеле булачак.