Медицина хезмәткәрләре “Сәламәтлек – 2016” спартакиадасында ярышты
Кичә Казанның “Хезмәт резервлары” стадионында республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2016” спартакиадасының җәйге спорт төрләре буенча финал ярышлары үтте. Быел спартакиадада республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең 12 җыелма командасы, 10 шәһәр һәм 33 авыл җыелма командасы - барлыгы 2700 кеше катнашты. Медицина хезмәткәрләре бадминтон, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, аркан тартышу һәм шахмат буенча ярышларда көч сынашты 14 команда финалга чыкты. Алар арасында спартакиаданың төбәк турында җиңүгә ирешкән Зәй сәламәтлек сагы хезмәткәрләре дә бар. Гомуми нәтиҗәләр буенча Зәй командасы IV урын яулады. Ә аерым төр ярышларда зәйлеләр II, III урыннарны алып, спортта алдынгы булуларын дәлилләделәр.