Яшь картингчы – Аким беренче унлыкта
Җәй башында Казанда яшь картингчылар арасында Татарстан Республикасы хөкүмәте кубогына ярышлар үтте. 76 катнашучы арасында яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче шәһәрнең “Вираж” картинг-клубында шөгыльләнүче Аким Никифоров беренче унлыкка керде. Беренче тугыз урынны алучыларның нигездә Казан, Чаллы кебек эре шәһәрләрдән булуын исәпкә алсак, бу безнең район өчен зур уңыш. Ярышлар ЮХИДИ хезмәте оешуга 80 ел тулуга багышлап оештырылды. Бәйгедә төрле биремнәрне үтәп, Аким 73 очко җыйды. Ул зәйдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен яшьли үзләштерү буенча да, бәләкәй машина белән идарә итү буенча да нәтиҗәле эшчәнлек алып барылуын дәлилләде.
“Вираж” клубы узган ел балалар-яшүсмерләр клубларын төзекләндерү республика программасы буенча яңартылды, биредә теоретик дәресләр үткәрү өчен уңай шартлар тудырылды. Ә менә махсус картинг мәйданчыгы әлегә юк. Мөгаен, җиңүгә ирешү бик уңайлы булмаган шартларда да, кечкенә машиналар белән оста идарә итәргә өйрәнү нәтиҗәседер.
- Дәрәҗәле ярышта безнең клуб әгъзасының беренче унлыкка керә алуы белән чын күңелдән горурланам. Бу - тырышлык, үҗәтлек, җиңүгә ышану нәтиҗәсе, - ди тренер, клуб җитәкчесе Андрей Казамаров.
Татарстан хөкүмәте кубогына ярышларда безнең районнан Аким Никифоров белән Кирилл Лугинин катнашканнар. Аларга - дә 12 яшь, икесе дә 6нчы мәктәптә укыйлар. Малайлар автоспортны 9 яшьтән үз иткәннәр. Алга таба да яраткан шөгыльләрен ташларга җыенмыйлар. Моңа кадәр районкүләм, төбәкара ярышларда призлы урын алсалар да, мәртәбәле ярышта беренче генә җиңүләре икән.
- Әлбәттә, ярышта катнашкач, җиңү теләге бик зур. Әмма финал өлешендә Казан, Чаллы һәм башка зур шәһәрләрдә заманча мәйданчыкларда шөгыльләнүчеләр белән бергә ярыш стартына баскач, болардан өстен чыга алырмынмы икән дигән уй йөгереп узды. Шулай да сынатмадым. Ә беренче унлыкка керү исә, үз мөмкинлекләремә ныграк ышанырга, тагын да үҗәтләнебрәк, шөгыльләнергә дигән теләк уятты, - ди Аким.
Ә картингчы малайларның иң зур теләге - заманча мәйданчыкта шөгыльләнү. Алар үз җиңүләре аша моңа лаек икәннәрен дәлилләргә омтыла.