Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гөлназ Сәфәрова 60 мең сумлык күлмәген 20 меңгә генә сата

Танылган алып баручы, ди-джей, креатив, чибәр Гөлназ Сәфәрова чираттагы ялында! Һәм ул бу атнаның якшәмбесендә гаиләсе белән бергә ике атнага ял итәргә Африкага очарга җыена.

“Әйе, әйе, бу юлы без нәкъ менә шушы илне сайладык. Чөнки улыбыз Айданга коеныр өчен җылы су кирәк иде. Гомумән алганда, улыбызның чит илгә беренче сәяхәте бер яшь тулганчы ук булды. Аның бернинди дә куркынычы юк. Әгәр икенче балам булса, анысын хәтта өч айларда ук алып барыр идем. Чөнки бала кечкенә чагында күкрәк сөте белән генә туклана, күпвакытын йоклап үткәрә. Шуңа күрә кечкенә балаларын үзләре белән сәяхәт итәргә алып барырга шикләнеп торган гаиләләргә курыкмаска киңәш итәр идем”, - ди Гөлназ.

Әлбәттә, рәхәтләнеп, тынычлап ял итәр өчен өйдәге вак-төяк эшләрнең дә бетеп торуы кирәк. Шуны истә тотып булса кирәк, Гөлназ гардеробын бераз бушатып алырга уйлаган. Ничек дисезме? Үзенең бик матур, гламур, кабатланмас кичке күлмәкләрен чагыштырмача арзан бәягә кибеткә сатуга куйган.

– Гөлназ, әлеге практиканы башка артистлар да файдаланганын ишеткән бар. Синең максат нинди иде?  
– Дөресен әйткәндә, башкалар турында ишеткәнем юк. Ә минем беренче теләгем гардеробны бушату иде. Безнең йортта өч гардероб та шыплап тулган. Беркөн ирем Ленарга: “Миңа тагын бер шкаф кирәк”, - дип сүз башлаган идем, сөйләшә торгач күлмәкләремне салонга  сатуга куярга кирәк дигән идея килде башыма. Алар барысы да затлы, кыйммәтле, нәзәкатле. Табигый тукымадан дизайнер теккән күлмәкләр. Ике-өч тапкыр гына киелгән, чистартылган. Бөтен кешенең дә мөмкинлеге җитеп бетмәскә мөмкин. Ә алар туйга, бәйрәмнәргә кияр өчен менә дигән. Шуңа күрә икенче максатым – кешеләргә азмы-күпме булышу. Тагын да мөһимрәге – әлеге күлмәкләрне сатудан кергән акчаның бер өлешен бер авыруның счетына күчерәм Алла боерса. Димәк, бу эшемнең файдасы да, савабы да булсын иде инде. Моңа кадәр дә көндәлеккә киеп йөргән киемнәремне бушка күпбалалы, мохтаҗ гаиләләргә биргәнем бар иде. Киемнәремне озак кияргә яратмыйм, әледән-әле яңаларын алып торам, тышкы кыяфәтемә бик таләпчәнмен. Шуңа күрә киелгәннәре дә тузарга өлгерми кала. Ташларга да кызганыч. Ә болай кемгәдер ярый икән, бик шат кына булачакмын. Әлегә салонга куелган күлмәгемнең бишесе сатылды. Сатып алучыларда бик зур кызыксыну тудырды. Хәтта чит шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында да мөрәҗәгать итүчеләр булды. Әмма алар белән эшләргә минем вакыт җитми шул. Бәяләренә килгәндә, иң арзанлы күлмәк 5 мең сум тора, иң кыйммәтле дигәне - 20 мең. Әмма анысының үз бәясе дә 60 мең сум иде. Гомумән, гардеробымдагы кичке күлмәкләремнең бәяләре 25-30 мең сумнан башлана.

Димәк, кызлар, әгәр Гөлназның “Татар җырын” алып барганда кигән бик матур күлмәген киеп, кунакларның һушын аласыгыз килсә, аның Инстраграм битенә күз салыгыз.

  http://shahrikazan.com/  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *