Тагын коточкыч юл һәлакәте: яшь кызның гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 9 июньдә, 14:20 сәгатьтә Азеево – Чирмешән – Шентала юлының 67 нче чакрымында килеп чыккан.
Чирмешән районындагы әлеге һәлакәт аркасында 1992 елгы кызның гомере өзелгән. Татарстан ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, "Лада Гранта" автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз, беренчел фаразлар буенча, югары тизлектә җилдергән, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм "УАЗ" машинасы белән бәрелешә.
Һәлакәт аркасында руль артындагы хатын-кызның урында ук гомере өзелгән. Аның куркынычсызлык каешы эләктермәве әйтелә. "УАЗ" машинасы йөртүче 1966 елгы ир-ат хастаханәгә озатылган.