Банк эшчеләре клиентлары турында мәгълүматны фаш иткән
Алар кирәкмәгән кәгазьләр белән бергә чүплеккә пластик карта тотучыларның шәхси анкеталарын чыгарып аткан.
Мәскәү саклык банкы бүлекчәсендә булган бу хәл, әлбәттә, ялгышлык белән эшләнгән диләр акча саклау учреждениесендә. Ләкин ничек кенә бумасын анкеталар чүплектә булган. Хәзерге вакытта алар аннан кире кайтарылган. Ялгышлыкта гаеплеләргә карата тиешле чаралар күреләчәк, дип хәбәр итәләр банкта.