Әлмәттә яңа төр дару уйлап тапканнар!
Авыруларны ... җыр белән дәвалыйлар.
Әлмәт шәһәре һәм “Татнефть” ААҖ медсанчастендә әледән-әле авырулар өчен кызыклы чаралар оештырып торалар. Чираттагысы – акталар залында узган концерт программасы. Шәһәребезнең талантлы нәни яшәүчеләре хастаханәдә дәваланучылар өчен музыкаль терапия уздырасы иткән. Аларны дәвалау учреждениесенең баш табибы Мөнир Закирҗанов сәламләгән һәм хәйрия концертын оештыручыларга барлык авырулар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткергән.