Сак булыгыз, юлда – балалар
Әлмәттә игълан ителгән куркынычсызлык акциясе дәвам итә. ЮХИДИ инспекторлары һәм ата-аналар кая карый?
Баланың кая һәм ничек йөргәнен белеп тору – аның куркынычсызлыгын тәэмин итү дигән сүз. Әгәр дә нарасыеңны урамда озата барсаң тагын да яхшы. Тик бу барлык әлмәтлеләрнең дә колагына барып ирешми бугай. Безнең журналистыбыз очраклы рәвештә төшереп алган әлеге фоторәсем шул хакта сөйли.
Ике бала хәрәкәт иткән троллейбуска тагылып бара. Әллә башкалар танымасын өчен, әллә кызудан качып алар футболкаларын салып башына ураган. Тик кайсы ата-ана үзенең баласын танымас икән, ә?!