Бүген кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 10 июньдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.
Көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Яшен булу ихтимал. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.
Көндезге һава температурасы Татарстанда – 18-23.