Әлки районы укучысы “Татарстанның бадминтон өметләре” бәйгесендә өченче урын алды
Болгар шәһәрендә узган “Татарстанның бадминтон өметләре” бәйгесендә Базарлы Матак урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Самат Фәхретдинов өченче урын алды.
Әлеге ярышта бөтен республикадан 200дән артык спортчы катнашты. Саматны бәйгегә физкультура укытучысы Максим Муштаков әзерләде.