Әлмәттә коточкыч һәлакәт: яшь гомер өзелде [ФОТОЛАР]
11 июнь көнне төнге 3 ләр тирәсендә Бигәш урамында “Калина” зур тизлектә гаражга килеп бәрелә.
1991 елгы машина йөртүче руль белән идарәне югалту сәбәпле килеп чыккан авариядә 1984 елгы пассажир кыз – балалар бакчасы тәрбиячесе урында ук вафат була. Аларның икесенең дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгәнлеге билгеле. Машина хуҗасы авыр тән җәрәхәтләре белән медсанчастька озатылган.