Зәйдән Беляна мәрхәмәтлелек киносы белән җиңү яулады
“Татарстан Республикасы ирекле волонтерлар хәрәкәте үсеше үзәге” иҗтимагый яшьләр оешмасы үткәргән “ Кинодоброволец - 2016” республика бәйгесе тәмамланды. Ул “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында оештырылды. Әлеге бәйгедә катнашкан Зәйнең 3нче мәктәбе укучысы Беляна Родионова “Команда мечты” номинациясендә җиңүче булды. Ул бәйгегә мәктәпнең ирекле волонтерлар хәрәкәте әгъзалары тарафыннан башкарылган мәрхәмәтле гамәлләрне видеога төшереп барып, кино тәкъдим иткән. Биредә балаларны мәрхәмәтлелек, сәламәтлек саклауны пропагандалау, дуслык, спорт белән шөгыльләнергә өндәү, георгий ленталарын тарату, өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итүдә күрергә мөмкин.