Зәйдә 9 кеше инглиз теленнән, 44 кеше биологиядән БДИ бирә
Бүген чираттагы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көне. Киләчәк һөнәрен инглиз теле һәм биология белән бәйле юнәлештә сайларга исәп тотучылар сынау тота. Зәйдә инглиз теленнән имтихан тапшырырга теләп гариза бирүчеләр 9, ә биологиядән 44 кеше. Алар 6нчы мәктәптә имтихан тапшыра. Имтихан тапшыру вакыты 180 минутка исәпләнә.