Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында яфрак азык хәзерли башладылар

Яшь маллар өчен кышкы чорга 50 мең пар яфрак себеркесе һәм 3500 пар дару үләннәре бәйләме хәзерләү бурычы куелды.

Һәр елны оешма-предприятиеләр коллективлары терлекчеләргә яшь маллар өчен бик файдалы булган яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләүдә булыша. Быел да һәр хезмәт коллективына шундый бурыч җиткерелде.

Яфрак азык хәзерләү өчен иң кулай вакыт җитте. Аны бөтен төр яшь агач ботакларыннан бәйләргә мөмкин. Яфрак себеркесе өчен бигрәк тә юкә, чикләвек агачларының яшь ботаклары әйбәт. Шулай ук тал, имән, каен, усак агачларыннан да хәзерләргә була. Ә дару үләненә елга буйларында, үзәнлекләрдә үскән кычыткан, ромашка, тукранбаш, ут үләне, йонча, арышбаш яхшы.

Себерке бәйләү бик ансат. Ул мунча себеркесе сыман эшләнә. Әмма ботаклары бераз озынрак – уртача 70 сантиметр итеп алына. Яфрак себеркесен дөрес итеп киптерергә дә кирәк. Шул чагында гына андагы витаминнар әйбәт саклана. Киптерү өчен иң кулай урын – ышык, җилләтелә торган бина.

Яшь агач ботакларында протеин, аминокислоталар, каротин, күп микътарда май һәм башка минераль матдәләр тупланган. Кышкы айларда бозаулар организмын витаминнарга баету өчен яфрак азык алыштыргысыз санала.

Безнең редакция коллективы соңгы елларда яфрак азыкны Чуаш Кичүе терлекчелек комплексы өчен хәзерли. Шушы арада комплекста булганда аның җитәкчесе Рафаэль Зәйдуллиннан шул хакта кызыксындым. Без ташыган витаминлы себеркеләрне маллар яраттымы соң, дим.

–Ничек кенә яраталар әле! Бозаулар чыбыгына кадәр калдырмыйча ашап бетерәләр себеркеләрне,–ди җитәкче.–Җәйге айларда байтак учреждениеләр коллективлары безгә яфрак азык, дару үләннәре хәзерләшәләр. Без аларга бик тә рәхмәтле. Әлеге яшел нигъмәтләрнең яшь малларга файдасы әйтеп бетергесез бит. Ә бездә бозаулар күп – 600 баштан артык.

Биредә инде яфрак азыкны киптерү, урнаштыру өчен биналарны да көйләп куйганнар.

–Комплекска китерелгән яфрак азыкны бик теләп кабул итәбез һәм бер генә  себеркесен дә әрәм итмичә малларга ашатып бетерәчәкбез,–ди Рафаэль Зәйдуллин.

Яфрак азык хәзерләүгә старт бирелде. Һәр коллектив әлеге эшкә кичекмәстән керешсен иде. Атна саен дүшәмбе киңәшмәсендә яфрак азык хәзерләү буенча нәтиҗәләр ясалачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *