Әлмәттә автомобильдә йөрергә өйрәтүче инспекторлар имтихан тотты. Бөтенесе дә бирә алганмы?
Бу гади имтихан түгел, ә тиздән машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләр узарга тиешле биремнәрне үз җилкәңдә сынап карау.
Тиздән машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнарга кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Хәзер имтихан тапшыручыларга практика өлешен тапшыру тагын да кыенлаша. Әлеге үзгәрешләрнең нәрсәгә кагылышлы булуын тәгаен билгеләү өчен Әлмәт ЮХИДИ бүлеге имтихан тапшыру полигонында күрсәтүләр булды. Анда шәһәр автомәктәпләренең инспекторлары катнашты. Җыелганнар алдында җиңел һәм йөк машинасы, шулай ук мотоцикл йөртергә хокук бирүче имтихан биремнәрен иң алдынгы инспекторлар узып карады. Карап торган төркем арасында “Булдыра алмадылар!”, “Праваларын алдырырга кирәк” дигән шаян һәм төрткеле сүзләр яңгыраса да, ДОСАФФ, РОВИАТ, “Идел-авто” мәктәпләре укытучылары барлык биремнәрне узып күрсәтте.
Имтихан комиссиясе белгечләренең сүзләренә караганда, кагыйдәләр “С” һәм “Е” категориясе алырга теләүчеләр өчен кыенлаша төшкән. Ә менә “В” категориясе алырга теләүчеләргә хәзер “елан” биремен куелган казыкларны аудармыйча азапланасы түгел, ә бәлки сызылган разметка буенча гына узасы. Дөрес, элек булганнарга кушып хәзер әле алары тагын транспорт чарасын 90 градуска дөрес итеп бора белергә дә тиеш була. Моннан тыш, практик имтихан тотучылар өчен вакыт чикләүләре дә кертеләчәк, аның каравы ялгышкан очракта шундук биремнәрне кабатларга була.
Яңалыклар шулай ук теория өлешенә дә кагыла. Хәзер бер ялгыш җавап өчен шул тематика буенча тагын биш өстәмә сорауга җавап бирәсе була.