Әлмәтнең 1 нче мәктәбе - җиңүче
Хәзерге вакытта эшләп килүче мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр бер генә дә тик ятмый икән.
Башлангыч сыйныф укучыларын берләштергән мәктәп яны лагеренда көн саен мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Өстәвенә, балалар үз җитәкчеләре белән я кинога, я бассейнга йөреп тә вакыт уздыралар. Ә менә кичә мәктәп командасы үз көчен шәһәр күләмендә уздырылган “ЮИД-дозор” бәйгесендә сынап карыйсы итте.
Юл куркынычсызлыгына кагылышлы бәйге дәүләт автоинспекциясе оешуга 80 ел тулуга багышланган. Анда шәһәрнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар командалары көч сынашты. Балаларга теоретик сорауларга җавап бирергә, велосипедта фигуралы хәрәкәтләр ясарга һәм башка бик күп төрле катлаулы биремнәрне үтәргә туры килде. Нәтиҗәдә Марселя Заһидуллина җитәкчелегендәге команда беренчелекне яулады.