Коррупциягә каршы көрәшне пропагандалау максатында политехник колледжда хокук белеме сәгате үтте. Аны студентлар, педагоглар белән шәһәр прокуроры Ринат Кәримов үткәрде. Дәрестә коррупциячел гамәлләр турында тулы аңлатма бирелде, аерым мисаллар китерелде, әлеге закон бозу очрагы өчен нинди җәза каралуы, коррупциянең ил икътисадына тискәре йогынтысы фактларда аңлатылды.