Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

БАСУ-КЫРЛАРДА ЭШ ТУКТАЛМЫЙ

Районда терлек азыгы әзерләү югары темплар белән алып барыла,  күпьеллыкларны беренче кат чабу тәмамланды.

Басу-кырларда  күпьеллыклар  8200 гектар мәйдан били. Районда барлыгы 2900 тонна печән әзерләнде,  30 меңнән артык тонна сенаж салынды.  Район буенча бер баш терлеккә 9,1 центнер азык берәмлеге туры килә. Сенаж салу белән дүрт бригада мәшгуль. Чөгендер басуларының торышы яхшы, аларны дүртенче-бишенче кат эшкәртү бара. Корткычлар, авырулар, чүп үләннәренә каршы 70 мең гектардан артык мәйдан эшкәртелде.

Пар җирләрен ашлау өчен язын горчица, донник чәчелгән иде.  Бүген алар,  каплатып, сөрелә. Пар җирләре барлык агорофирмалар бүлекчәләре, “Нива” ширкәте, крестьян-фермер хуҗалыкларында бар.  Барлык мәйдан 10 мең гектар тәшкил итә.

 “Зәй” агрофирмасы басуларына гектарына 15 тонна исәбеннән кош тизәге чыгарыла.  Аннан, әлеге басулар сөрелеп,  көзен аларга бодай чәчеләчәк.

Сер түгел, районның күп кенә басулары ташлы. «Зәй шикәре» агрофирмасында таш җыю агрегаты бар. «Нива» ширкәтендә әлеге агрегат 150 гектар мәйдан җирне таштан арындырды. Бүгенге көндә әлеге басуга күпьеллык үләннәр чәчелде.  Федоровка авылы басуыннан да агрегат шактый таш җыярга өлгерде.

Авылда эш берсе артыннан икенчесе ялганып кына тора. Хуҗалыкларда урып-җыю өчен комбайннарны комплектлаштыру бара. 29 июньнән 2 июльгә кадәр  Лаеш районында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь кырларында «Идел буенда халыкара кыр көннәре» узачак. Аннан соң районда комбайннар парады узар дип көтелә.

-Бөртеклеләр, аеруча уҗым культуралары яхшы, тигез булып үсте, арпа да уңышы белән куандырырга охшаган. Булганны җыеп алырга һава торышы гына уңай килсен, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов.

22 майда күпьеллыкларны беренче кат чабу башланган иде. Люцерна икенче кат чабырлык булып, 32-33 сантиметр күтәрелеп килә.  Аларны икенче кат тукландыру эшләре алып барыла. Икенче кат чабуга 25 июньдә керешелер дип көтелә. Маллар туя ашар өчен хуҗалыкларда терлек азыгы җитәрлек булачак быел.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *