Балаларның тапкырлыгы шаккатыра
Самокат та җитә
Бер танышым сөйләгән иде. Алты яшьлек улларын эшкә өйрәтәсе килеп, әтисе бакчада түтәл утарга куша.
– Менә шушы түтәлдәге чүп үләннәрен утап бетерсәң, мин сиңа велосипед алам.
Күпмедер вакыт узгач, улының уйнап йөрүен күреп:
– Әйдә, улым, эшеңне күрсәт, – дип бакчага керәләр. Ә анда түтәлнең яртысы гына утаган.
– Ник бөтенләй утамадың?
– Әти, мин уйламадым да, быелга велосипед кирәкмәс, самокат та җитә, ә аны алырлык эшләдем инде, - дип җавап биргән тапкыр малай.
Мин – пенсиядә
4 яшьлек кызым белән күршеләрнең мәктәпкә баручы кызы өйле-өйле уйнап утыралар.
Бөтен курчакларны, вак-төяк уенчыкларны икегә бүлгәннәр дә, имеш, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, ашыйлар-эчәләр. Әзрәк уйнагач күрше кызы әнисе роленә кереп:
– Ярар, мин эшкә киттем, кич белән генә кайтам, тәртипле генә торыгыз. Ә син барасыңмы? – ди минем кызга ишәрәләп.
Тегесе селкенми, утырган җиреннән тормыйча гына:
– Юк, бармыйм, мин – пенсиядә, – димәсенме.