Безнең сайтта яңа бәйге: “Ямьле җәй”
Җәй, аның сый-нигъмәтләре, урман, табигать белән бәйле фотосурәтләрне безгә җибәреп, “Әлмәт таңнары”ның кызыклы бүләген сез дә ота аласыз.
Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Аларны atannary_konkurs@mail.ru электрон адресына яки ВКонтакте челтәрендәге администраторга http://vk.com/id144598569 "Ямьле җәй" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк.
Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә “Әлмәт таңнары” төркеменә эленәчәк.